Русча сәхифә
English
3 нче корылтайда ясалган чыгыш
Татарлар өстендә рәнҗеш ята
Пәйгамбәрләр таяк тотып куып йөрмәгән
Бурашбәкләр  рухы  тынычмы
Сак булыгыз: ИСЛАМ!
Халыкларны карасу аермасын
Ташкент

Мәшһүр даталар

Краткий словарь суфийских терминов
Заказывайте книги
Наш e-mail
Гостевая книга
Ссылки

Яңалыклар 2007: 1 2  3  4  5  6  7  8  9  10 11 12

Апанай мәчете

Татарлар өстендә рәнҗеш ята

Сез килешәсезме, Яңа ел бәйрәмнәре - авыр бәйрәмнәр. Менә инде икенче ел рәттән, яңа ел башландымы, Русия халкы 10 көн ял итә. Бу кәгазьдә шулай ял итә инде. Сүз дә юк, авыл халкына ял тәтеми. Ләкин шәһәр халкының бераз акыллырагы - акчалысы чит илгә китү ягын карый. Калганы эчә һәм айныган арада чукына. Чөнки бу бәйрәмнәр бит Раштуаныкы дип атала. Менә быел да эченде дә чукынды Русия халкы. Хөкүмәт бу ялларны шуның өчен уйлап чыгарган ахырысы. Эчсеннәр - башкасын гына сорамасыннар. Чукынсыннар, җүнле тормышны бездән түгел, Алладан сорасыннар дип. Ләкин, чукынып та, аракысын чөмереп тә исергән халыкка тагын яңа изгеләр кайтара торалар.

Күреп калдыгыз микән: миңа бер телехәбәр тынгылык бирмәде. Эш шунда: яңа ел бәйрәмнәре вакытында Кытайдан бер генералны кайтардылар. Теге заманнардагыча әйткәндә, бу белогвардеец генерал, большевиклар белән сугышканнан соң, җиңелеп Кытайның Харбин шәһәрендә яшәп калган. Шунда үлгән дә. Теге Совет чорында аны искә алучы да булмаган. Хәтта бу илдә калган оныклары да бабалары хакында бер сүз дә ишетмәгәннәр. Хәзер менә бу генерал сөякләре Мәскәүгә кайтарылды. Махсус поезд белән. Әле былтыр гына, урысларның тагын бер белогвардеец генералы - Деникинның сөякләрен әллә кайсы чит илдән алып кайтып күмделәр. Ә берничә ел элек Урал таулары арасындагы сазлыктан, Русиянең соңгы патшасының сөякләрен, гаиләсенең калдыкларын тапканнар иде. Аларныкымы ул - юкмы, Петербургка алып кайтып күмделәр. Тикшерделәр тиз арада анысы. Ләкин Николай Икенченең чит илләрдәге туганнары - Романовлар гаиләсе бу күмү тантанасына бик исләре китмәде. Алар бу табылган сөякләргә туганнарыбызныкы дип бик ышанмадылар. Ләкин, эш анда түгел. Русия правослау чиркәве, бу кайтарылган, яңадан күмелгән генерал белән патшаларның сөякләрен изгеләштерә генә тора. Укынырга-чукынырга яңа изгеләр барлыкка килүендә минем эшем юк анысы. Урыс халкы чат күршеләребезгә ошый икән - пожалыста. Ләкин, йөрәктән барыбер кан саркып тора. Җаным, минем өстемдә ниндидер рәнҗү, хәтта ки каргыш торганлыгын сизә. Минем генә түгел, барыбыз өстендә дә каргыш тора төсле. Аһ-ваһ киләм, юкла, мин монда причем дип куям, әнә бит хөкүмәт бар, әнә зыялылар бар, мин гади кеше ни эшлим соң дип тынычландырырга тырышам. Болай гади адәм акылы белән генә Ходай каршында һәрберебез өстендә торган бурычны, халык өстенә төшкән каргышны аклап булмаганын соңрак тагын аңлыйм. Җитте! Башкалар тик ята икән, хет мин каргыш пәр­дәләрен ачып, өстебездә йөргән рәнҗү болытларыннан үземне генә булса да арындырып карыйм әле дип язарга булдым. Бу хакта беренче генә язуым түгел. Миннән китсен дип тырышам. Калганы, укучылар Сезнең өстә.

Тарих гыйбрәтләреннән сабак алырга кирәк

Шул кадәр кем караган да, кем рәнҗегән соң дип аптырыйсызмы? Бу юк-бар, шаккатырыр өчен генә язылган сүзләр түгел. Безнең өстә Сөембикәнең, Казан ханлыгы - безнең уртак йортыбыз гөрләп торган чордагы ханнарның рәнҗүе тора. Мамай заманында булган ханнарны әкият дип уйларга ашыкмыйк әле. Бу рәнҗеш безнең вакытларда, хәзерге чорда яңарды гына. Ләкин сүземне дәвам иткәнче бер гыйбрәтле вакыйганы искә төшерәсем килә. Икенче дөнья сугышы алдыннан (безнең халык бу сугышны Ватан сугышы дип атарга күнекте, ләкин без бит ватансыз халык) Мәскәү галимнәре Үзбәкстанда Аксак Тимер каберен ачканнар. Фәнни яктан, дөнья тетрәткән ханның калдыкларын өйрәнер өчен. Үзбәк картларының аһ-ваһына карамыйча, каберне ачалар. Картлар: "Бу гөнаһ эштән сакланыгыз оланнар, бөекләр каберен ачу яхшыга илтми, алар бу дөньядан киткән, рухларын рәнҗетмәгез!" дип ялваралар. Манаралар аударган чор дәһриләре картлар сүзенә игътибар итә мени соң! Һәм фаҗига озак көттерми - СССРга каршы Гитлер бәреп керә. Бу вакыйганы хәтерләүчеләр, Аксак Тимер хан яңадан җир-ана куенына иңдерелгәч кенә сугышта СССР җиңә башлады диләр. Ә бөекләр Казанда да күмелмичә 30 ел буена яталар. Ике Казан ханы сөякләре тарих институтының саклагычындагы тартмаларда тузан җыеп тора. Рәнҗеп һәм каргап.

Безнең тарих бар, ләкин ул юк ителгән

Әлегә кадәр татар ханнарының каберләре Кырымда һәм Рәзән өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә генә саклана иде. Бу аңлашыла да. Кырым, Русия бераз кыргыйлыгыннан арына башлагач басып алына. Монда хан каберләре генә түгел, хан сарайлары да әйбәт кенә итеп музей ролен үти хәзер. Дөрес, Сталин чорында кырым татарлары ватаннан куылгач, каберлекләр дә хәрәбә хәленә килә. Ләкин, үзенең кадерен белгән халык, тарихи ватанга кире кайтып, ялан кырда тормыш итә башлап, хан сарайларын да торгызды, хан каберләрен дә рәтләде, изгеләр өстендә төзелгән базардан сатучыларын да куып чыгарды, тарихи иманы белән хәтерен яңартып, изгеләр алдында баш иеп, гөнаһсыз күңелләрен кабаттан тәүбә иттерделәр. Касыйм - Рәзән өлкәсендә урнашкан. Үз вакытында, Русиянең мәкерле сәясәте аркасында барлыкка килгән, хәзер ике-өч район җире хәтле булган ханлык бу. Казанны Явыз Иван белән шушы Касыйм ханы Шаһгали яуларга килә. Сөембикә тоткынлыкта булган гомеренең соңгы көннәрен монда уздыра. Монда татар ханнары чукына. Ләкин Касыймның кирәге беткәч, юкка чыгарыла. Касыймда мин берничә тапкыр булдым. Ул хәзер 30-40 мең кеше яшәгән бер кечкенә шәһәр. 1477 елда төзелгән хан мәчете манарасы, Шаһгали хан төрбә-мавзолее һәм 16 нче гасырда Әфганстаннан качып килгән Әфган патшасы мавзолее бар. Шаһгали хан төрбәсендә барлыгы 11 кабер. Шуның берсе, кабер ташында язылмаса да, Казаннан тоткын итеп алып кителгән, көчләп Шаһгалигә кияүгә бирелгән Сөембикә кабере. Казан галимнәре моны раслап булмый дисәләр дә, андагы җирле халык моны хәтерендә саклый. Кабер ташына Бүләкбикә дип язылганы Сөембикә ул диләр. Явыз Иван, ялагай хезмәте өчен, Шаһгалигә горур Сөембикәне бүләк итеп бирә бит. Язмыш шаяртуымы, Аллаһ тәкъдиреме, белмим, әмма, татар кулы белән татарны юк итәр өчен тотылган Касыйм ханлыгының соңгы ханбикәсе Фатыйма Солтанбикәнең мавзолее юкка чыккан, аның хәтта нигезе дә юк. Ә Шаһгалинеке исән. Ходай аны безгә, сатлыклардан сакланыгыз дип гыйбрәт өчен саклаган ахырысы. Хәер, күбрәк Русия бу турыда кайгыртканга ошый. Русия империясенә тугрылыклы булсагыз - менә мавзолейларда гына каберләрегез ятар дип ахырысы. Касыймның үзәгендә хан мәчете, Шаһгали хан төрбәсе ята. Ә вакытында Казанны яулап йөргән Касыйм татарларының нәселе юкка чыгып бара. Татар ханлыгы башкаласында бүген нибары 500 татар калган. Бер татар карчыгы, минем татарча сөйләшкәнне белгәч, муеныма сарылып үксеп елады. Бу вакыйга искә төшкән саен күздән яшь килә. Әбекәйнең үз телендә сөйләшергә гаҗиз булып йөргәнлеген ул чакта бары мин генә аңладым. Оныгы урыс, балалары урыслашкан. Йортлары, татар байларының төрбәләре белән тулган татар зираты каршында. Гаяз Исхакыйның "Инкыйраз" әсәреннән анда соңгы җөмләләрне укып була: мәчетләрдә музей, соңга татар карчыгы үз телендә сөйләшерлек кеше табалмый. Ә Шаһгали мавзолейда ята. Җитте, Касыйм турында сөйли башласам - минем кан басымым күтәрелә, күздән яшьләр килә. Гыйбрәт ул: тарихка ваемсызлык, туганга кадерсезлек, битарафлык. Ә татар ханнары Кырым белән Касыймда гына түгел, бик күп җирләрдә күмелгән. Алтын Урданың ике башкаласы Сарай Бату белән Сарай Бәркәдә дә, Шәһри Болгарда да, (монда һаман да хан төрбәләре саклана) Себердә дә, хәтта Мәскәүдә дә. Әйе, Мәскәүдә дә. Иманнарына тугрылыклы булып кала алмаганнары, төгәл билгеле өч татар ханы Мәскәү чиркәүләрендә ята. Алар анда кадер-хөрмәттә. Чукынганнар бит, димәк Русия өчен игелекле саналалар. Ә башка җирләрдә татар каберләре, хан каберләре туздырылган. Алтын Урда башкалаларының урыннары гына билгеле. Нигезләрен дала комы күмгән. Әстерхан Кирмәненә хан каберләре дип сакланучы урынга дәүләт битараф. Җирле татарлар гына, Әстерхан Кремлендәге бу җирне чыбык-чабыктан читән ясап саклап торалар. Фәүзия Бәйрәмова, эзләнә торгач, Себернең соңгы ханы Күчем хан каберен тапты. Анысының язмышы ни белән тәмамланыр икән тагын...

Касыйм да Кырым, Мәскәү дә Себер - озакка китте. Әлбәттә, Казанда да хан каберләре булмаган түгел, булган. Чөнки тарихчылар әйтүенә караганда, Казан ханлыгында 13 хан идарә иткән, ханлык шулар җитәкчелегендә яшәгән. Тик аларның алтысы гына Казанда җирләнгән. Ә калганнары Кырым, Касыйм кебек урыннарда соңгы урыннарын тапканнар. Казанда җирләнүен җирләгәннәр дә, тик аларның берсенең дә кабер ташлары, милләттәшләребез барып дога кылырлык, зиярәт итәрлек төрбәләре - урыннары моннан берничә ел элек юк иде. Хәзер дә ул кадәр мавзолей дип мактанып булмый. Казан Кремлендә булучылар күргәннәре бардыр: Сөембикә манарасы алдында элек табигый таштан булган хәрәбәләр ята иде. Хәзер ул җир өлешчә пыяла белән капланды. Менә бу хан каберләре калдыклары. Ләкин ул хан каберләре калдыкларының барлыгын моннан утыз ел элек кенә билгеле булды.

Каргыш төшә башлаган чор

1977 елның җәендә Казан Кремлендә, Сөембикә манарасы тирәсендә канализация системасын яңарту эшләре башлыйлар. Ул тирәдә беркайчан да археологик казу эшләре барганы булмый. Шул вакытта танылган археолог Альфред Халиковка торбалар салыр өчен казый башлаган җирләрне тикшереп барырга тәкъдим итәләр. Галим бу эшкә бик теләп алына. Ни генә дисәң дә, бу урыннар Хан сарайлары, ханлык чорындагы Кол Шәриф мәчетләре урнашкан җирләр булган бит. Бәлкем берәр кызыклы объект табылыр... Һәм табыла! Археологлар ике төрбә-мавзолей нигезләрен ачалар. Бүгенге Казан Кремелен нигездә урыслар басып алынгач төзелгән бит. Дөрес, басып алып, яндырасын яндырганнар, җимерәсен җимергәннәр, мәчетен чиркәү, хан сараен ат амбары иткәннәр. Танылган археолог Альфред Халиков канализация төзүне күзәтеп бара. Шул чакта Казан ханлыгы чоры истәлекләре ачыла. Халиков шул вакытта ук бу калдыкларның хан мавзолейлары булуын фаразлый. Ул гына да түгел, көл һәм күмер калдыкларыннан арындыргач, төрбә эчендә каберләр табыла. Һәм... табутлар чыга. Гади генә табутлар түгел, ә бик әйбәт эшкәртелгән күн белән тышлана, чын ефәк белән уралган, көмеш кадаклар белән ныгытылган, имән агачыннан эшләнгән табутлар. Күрәсең ул чорда, татар-мөселман традицияләренә хас булмаган табутлар белән күмү ханнар өчен генә рөхсәт ителгән булгандыр.

Альфред Халиков ике табутта ярыйсы гына сакланган кеше сөякләре кемнәрнеке булуын да фаразлый. Болар Мөхәммәт-Әмин һәм Сафагәрәй ханнар булырга тиешләр ди ул. Бу ике хан да Казанда күмелгәнлеген тарихи документлар раслый.

Ләкин ул вакытта боларны фәнни яктан тикшереп, чынбарлыкны ачыклап булмый. Совет заманы, кемгә дә сер түгел инде, татар тарихында казынуны бик өнәп бетерми.

Чынлыкта алар кем сөякләре?

Казан Кремлендә, Сөембикә манарасы янында, берсе 15, икенчесе 16 нчы гасырга караган төрбәләрдә кемнәр җирләнгәнен ачыклау мөмкинлеге тулысынча егерменче гасырның туксанынчы еллары башында гына туа. Бу эшкә Илгизәр Газыймҗанов алына. Илгизәр ул чакта Мәскәүдә аспирантурада укый. Һәм үз тирәсенә фикердәшләр - яшь галимнәр туплап, хан сөякләрен өйрәнергә керешә. Аларның ничә ел яшәүләре, нинди чир белән авырулары, нинди раса вәкилләре булулары, гомумән барлык фәнни мөмкинлекләрдән чыгып өйрәнелә. Аларның баш сөякләренә нигезләнеп бюстлары ясала. Шулар нигезендә тупланган барлык мәгълүматлар тагын бер галимгә - археология фәннәре докторы Фаяз Хуҗинга тапшырыла. Фаяз әфәнде исә тарих сәхифәләрендә бик саран гына сакланып калган ханнар тормышын өйрәнә. Нигездә урыс елъязмаларында гына сакланып калган (безнекеләр юк ителгән бит) тарихи мәгълүматлар нигезендә Фаяз әфәнде сөякләрнең кемнәрнеке булганлыгына ышанычлы җавап бирә. Болар Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүт хан һәм 16 нчы гасыр башында хан булып торган Мөхәммәд Әмин хан булып чыга.

Яңа каберләр

Татар ханнары сөякләре 30 ел буена Казандагы Тарих институты бинасында саклана. Ләкин бу ханнар мәсьәләсе моның белән генә тәмамланмый. Фаяз Хуҗин хан каберләрен ачкан галим Альфред Халиковның укучысы. 1977 елда да ул төрбәләрне казу эшендә катнаша. Казан Кирмәнендә археологик казу эшләрен ул моннан соң да дәвам итә .Казанның мең еллыгын раслаучы галим дә бит Фаяз абый. Менә шушы меңьеллыкны раслаган тәңкәләр һәм культура катламы табылгач, Казанның яше билгеләнгәч, Кремль эчендә археологик казу эшләре тагы да кызуланып китә. Фаяз абый, теге вакыттагы хан төрбәләре тирәсендә яңадан казу эшләре башлый. Чөнки, 1977 елда галимнәргә канализация төзегәндә күзәтеп бару мөмкинлеге генә була бит. Хәзер исә иркенләп өйрәнәләр. Һәм 2003 елда, Сөембикә манарасы каршында тагын яңа тарихи бина калдыклары табыла. Шулай ук, күмер катыш туфрактан арындыргач, өч кабер ачыла. Галимнәрнең уртак карары шул: болар да хан каберләре. Ләкин, аларны ачмаска булдылар. Дин әһелләре каршы чыкты. Рухларын рәнҗетү килешмәс дигән фикер белән галимнәр дә килеште. Хәзер инде совет чорындагы мөнәсәбәтләр түгел татарга карата. Татарстанның, яхшымы-начармы үз юлы, тоткан урыны бар. Шулай булгач, бу очракта каберләрне ачмасалар да, аларны яңадан күммәскә булдылар. Ә корылманы як-яктан бетон белән ныгытып, өстенә пыяла каплап куйдылар. Рәхмәт моның өчен, аңлаган түрәләргә дә, галимнәргә дә! Чөнки, безнең татар тарихы болай да бит инде яшерен китапханәләргә бикләнгән, тарих тузаны астында калган, көл булган. Хәзер хан каберләре янына барып каберләренә карап дога да кылып була, тарихыбыздан гыйбрәт тә алырга мөмкин. Ә гыйбрәт алырлык әйберләр хәзер дә бар.

Үлгәннәрнең каберен бел...

Әйе, үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел. Бу әйтем күп кенә татар авылларындагы зиратларга кергән җирдә язып эленгән. Ә татарга үзенең ханнарының каберләрен белү икеләтә кирәк. Чөнки, бездән үткәнне оныттырып, ялган өйрәтеп иманны саудылар. Без нәкъ менә үз тарихыбызны онытып, иманнан яздык. Аннан соң хәтерләүчеләрне юк иттеләр. Имамнарыбызны-зыялыларыбызны астылар да кистеләр. Без, милләт белән шул вакытта аракы диңгезенә баттык та, авылларда мырык-мырык килеп йөргән дуңгыз үрчетә башладык. Иман китте, намус бетте. Алланы да оныттык, мулланы да кыйнадык. Ә инде кайчандыр гөрләп торган дәүләтләребез булган, ил тоткан ханнарыбыз яшәгәнлеген оныттык да оныттык инде. Бүген без иманга кайтып киләбез. Менә хан төрбәләребез шушы иман яңартуыбызның, туган телгә кайтуыбызның, дәүләтебез булганлыгын аңлау ул. Ләкин... Ләкин, өстебездә каргыш тора! Рәнҗиләр бездән алда киткәннәр. Без бит тәүбә итмичә генә иман яңартырга тотындык. Аерым-аерым гына түгел, милләт белән тәүбә итәргә кирәк иде. Ә бу тәүбәнең асыл бер үрнәге, Казанда, Тарих институты хранилещесында яткан ике ханыбызның җәсәдләрен җиргә иңдерү. Алар безгә "Ни өчен безнең сөякләребез тартмаларда ята, нигә туфракта түгел, нигә җиргә җеназа белән, дога белән иңдермисез" дип рәнҗеп яталар. Җәмәгать, без бит эт үләксәсен дә, мәче сөякләрен дә туфракка салабыз. Чөнки бу Ходабызның әмере. Туфрактан барлыкка килдек - туфракка кайтырга тиешбез. Ә без 30 ел димим, кимендә соңгы 15 елда шуны аңламыйбыз. Безгә бит Ходай каршында җавап бирәсебез бар. Һәрберебезгә. Чөнки, без аерым-аерым битараф. Дәүләт түрәләре, әлеге ике хан сөяген җиргә салыр өчен, шул ук Сөембикә манарасы каршында урын да калдырдылар. Ләкин күммиләр генә. Быел Казан ханлыгының Явыз Иван һәм Шаһгали тарафыннан алынуына 455 ел тула. Казан ханнары Мәхмүт белән Мөхәммәт Әмин ханнарның сөякләре җирдән алынганга 30 ел. Аларны яңадан җир куенына кертүдән быел да соңга калмасак иде. Каргыш-рәнҗү өстебездә тора бит. 15 октябрь Хәтер көнендә үзебезнең милләт буларак кылган хаталарыбыздан тәүбә итеп, ханнарыбызга җеназа укып җиргә иңдерергә кирәк. Төрек илендә соңгы сулышын алганда, мин Идел-Уралда үләм, дип юанган Гаяз Исхакыйларыбызны, Сөембикәләребезне кайтара алмасак та, ханнарыбызны Җир-анага кайтарыйк, кадерсез яшәүне туктатыйк. Урыслар бит, патшаларын да, генералларын да 30 ел кадерсезләп яткырмыйлар. Без бит мөселман өммәте. Менә шуның белән мин үз өстемнән төшердем, димәк, өстебездә каргыш барын сез дә белдегез, һәрберебез Алланыкы, һәрберебез Аңа кайтачакбыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Рәфис Җәмдиханов

Апанай мәчете Татарстан башкаласы Казан шәһәренең иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул 1767 елда әби патша рөхсәт биргәннән соң төзелә башлый. Пролетарийлар диктатурасы чорында мәчет бик нык зыян күрә. Манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре ватылып, ул ике катлы бинадан өч катлы итеп үзгәртелә. 1995 елда мөселман җәмгыятенә кайтарып бирелгәч, катлаулы реставраөия эшләре башланды. Бүгенге көндә Апанай мәчетенең манарасы, михрабы, идәннәре, тәрәзәләре, түбәсе яңадан корылды. Әмма эчке һәм тышкы ягын штукатурлау, бизәү эшләренә, җылыту системасын ясауга финанс чаралары җитми. Мөхтәрәм кардәшләр! Мөмкинлегегез булса, Апанай мәчетен төзекләндереп бетерүгә үз өлешегезне кертүегезне үтенәбез. Сезнең ярдәмнәрегезне Аллаһы тәгалә садакаи җария итеп кабул кылса иде, төзекләнүче мәчетебез хезмәт итү дәверендә сезгә өзелгесез саваплар вә бәрәкәт килеп торса иде, дигән догада калабыз.
Садакаи җариягезне Апанай мәчетенә китереп бирергә, адресы: 420022, Казан, К.Насыйри урамы, 27, телефон: 843 2934292, яки түбәндәге хисап номерына күчерергә мөмкин:
Мусульманская община при Апанаевской мечети
ИНН 1659007433 КПП 165501001 ОКПО 27824309
Банковские реквизиты р/с № 40703810300000000035 в АКБ «БТА-Казань» (ОАО) г. Казани,
к/с банка 30101810900000000798 БИК банка 049205798

Rambler's Top100

[Домашняя] [ Символ веры ] [ "Богоискательство" ] [ "Вечный двигатель" ] [ Матрица сердца ] [ Магрифат ] [ Мактубат ] [ Накшбандия ]

[ Качества суфия ] [ Краткий словарь ] [ Книги почтой ] [ Мазхабы ] [ Ханафитский мазхаб ] [ Таклид ] [ Посещение могил ] [ Савап усопшим ]