На главную
 
Татарское "богоискательство" и пророческий ислам
 
Проблема "вечного двигателя" и ислам
 
Символ веры Насафи
 
Матрица сердца
 
Мактубат
 
Магрифат - познание
 
Накшбандия путь великих
 
Качества суфия
 
Краткий словарь суфийских терминов
 
Заказывайте книги
 

 

Мөфтинең беренче урынбасары— вакыфлар рәисе Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының өченче корылтаендагы чыгышы

Хәзерге мөселман дин әһеленең эшчәнлеге күпъяклы, чөнки ул мәхәллә белән җитәкчелек итә, күп кешеләрнең рухи тәрбиясе аның җаваплылыгында, шул ук вакытта күп төрле хуҗалык, финанс һәм оештыру проблемаларын хәл итү аңа килеп тоташа. Бу килеп туган мәсьәләләрне уңай хәл итү, безгә һәрдаим үзгәреп торган хокук кырында эш итәргә туры килүе белән катлаулана, чөнки безнең дәү­ләтебез дә үзенең формалашу чорын  кичерә.

Үземнең чыгышымда мин мөселман оешмалары эшчәнлегенең хуҗалык-финанслар ягына тукталырга, тупланган тәҗрибәне яктыртырга һәм әле үзенең хәл ителүен таләп иткән проблемаларны билгеләргә тырышырмын.

Әлеге чыгышның күләмен кыскарту өчен минем тарафтан татар телендә «Мәчеткә акчаны җәлеп итү ысуллары һәм мәхәлләнең хуҗалык-оештыру эшчәнлеге» дигән брошюра хәзерләнде, ул һәр делегатка таратылды, анда иганәчеләр белән эшкә кагылган, мәхәлләләрне дәүләт  теркәве тәртибендәге үзгәрешләр һәм дини оешмаларга ташламалар турында  имамнар тарафыннан еш бирелгән сорауларга җаваплар китерелгән.

 

Вакыфлар

Үткән дүрт елда мөселман өммәте тарафыннан вакыф төшенчәсенә һәм аны Рәсәй Федерациясенең хокук кырында кулланылу мөмкинлегенә төшенү дәвам итте. Бу юнәлештә бик әһәмиятле адым булып, Казан шәһәрендә 2004 елның 14 июненнән алып 17 июненә кадәр Рәсәй мөфтиләре советы, Ислам үсеш банкы, һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган «Вакыф һәм аның хәзерге рәсәй җәмгыятендә үсеш перспективалары» дигән мөселман дини идарә җитәкчеләренең Җиденче Бөтенроссия конференциясен үткәрүне санарга кирәк. Конференция эшчәнлегендә Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Кувәйт, Мисыр, Иран, Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре һәм Рәсәй Федерациясенең күп кенә төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Искәртеп китәргә кирәк, Татарстан шартларында әле һаман да вакыф — бу мөһим сөннәт, потенциаль һәм гамәлгә ашырылмаган булып кала бирә.  Хәзерге көнгә кадәр үзгәртеп корудан соңгы чорда Татарстанда вакыфлар иганә итү очраклары теркәлмәгән.

Шул ук вакытта инкыйлабка кадәр мөселман оешмаларында вакыф объектлары бүләк һәм васыять итү аша барлыкка килгән. Менә ни өчен безгә дини оешмалар өчен мирас һәм бүләк итү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә кирәк.

Хәзер теге яки бу милекне васыять итеп калдыру яки бүләк итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.  Бу ысулны дини оешмалар ихтыяҗыннан чыгып киңрәк гамәлгә ашырырга кирәк.

Әгәр безгә, мөселман дини оешмасына, безнең мәхәллә кешесе яки үз милкен мирас итеп калдырырга теләүче мөрәҗәгать итсә, беренче чиратта аның белән җентекләп сөйләшергә, аның ниятләре дөрес булган очракта, аларны хупларга, һәм хәл итү юлларын аңлатырга кирәк. Хокукый төгәллек бик мөһим, васыять итүче законлы милекчеме, ул бурычларга батмаганмы, аңа закон буенча өлешкә ия булган варислар дәгъва кыла алмыймы, васыять итүче мөселман оешмасына яраксыз булган шартлар куймыймы, мондый милек мөселман оешмасының милке була аламы икәнлеген ачыклау зарури.  Булачак васыять кылучыга васыять өчен язма форманың һәм дәүләт пошлинасы түләнгән нотариаль таныклыкның мәҗбүрилеген аңлатырга кирәк. Шулай ук аңа васыять өчен мәҗбүри булган,  юридик зат буларак оешманың тулы уставта кабул ителгән исемен хәбәр итәргә кирәк. Һәркемгә мәгълүм, мондый васыять ителгән милекнең,  васыять итүче милкенең өчтән бер өлешеннән артык булмавы шәригать шарты булып тора, ә өчтән ике өлеше һичшиксез туганнарынга күчәргә тиешле.

Кызганыч, әлегә билгеле булган барча вакыф объектлары да мөселман оешмаларына кайтарылмаган. Муса Бигиев, Зәки Вәлиди укыткан, Галимҗан Баруди белем алган революциягә кадәр эшләп килгән мәшһүр «Күл буе» мәдрәсәсенең бинасын оятларын югалткан алып-сатарлар төркеменең приватизацияләргә омтылышы бик аяныч хәл. Без компетентлы дәүләт органнарына бу законсыз приватизацияләүгә һәм милли мирасыбызны сатуга комачау итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәбез.

Шулай ук, без Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә вакыфларны табу һәм тасвирлау максатында вакыфларга багышланган диссертация проектларын хуплауларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Безнең милләтебездә милекне вакыфка тапшыруның бай һәм күптәнге традицияләре бар бит. Татарларда ул һәрвакыт социаль өлкә белән бәйле булган. Вакыф процедурасы аша бездә төрле мәктәп, приют, шифаханә биналары һ.б. рәвешендә күчемсез милек пәйда булган. Динебезнең хосусияте аларның махсус хокукый статусын саклауны таләп итә. Алар ахырга кадәр изге юлда кешеләргә хезмәт итәргә тиеш, шуның өчен алар тартып алына алмыйлар. Совет хакимиятенең вакыфларны конфискацияләве мөселманнарның хәйрия өлкәсенә каты сукты.

Бу мөнәсәбәттән ят кулларда кала биргән вакыф объектларын тулысынча кайтару мәсьәләсен хәл итү зарур.

Күчемсез милек

Татарстанда хәзергәчә дәвам иткән яңа мәчетләр һәм мәдрәсә  биналарын төзү процессы мөселман гыйбадәт биналарын төзүчеләрне һәм архитекторларны хәзерләү һәм специальләштерү бурычын актуальләштерә бара.

Бер үк вакытта мөселман профессиональ белем бирү йортларының уку-укыту планнарында мөселман архитектурасы һәм төзелеше нигезләрен укыту хәстәрен күрергә кирәк, чөнки булачак дин әһелләренә мәчет биналары  проектларының һәм төзүләрнең заказ бирүчеләр булырга туры киләчәк, ә алар бу өлкә белән таныш булмый торып, проектлаучыга вазифасын төгәл тәгъбирләргә, аларның эшенең сыйфатын бәяләргә сәләтле түгел, гомумән алганда мәчет биналарын төзү яки яңадан торгызу белән бәйле эшләрне оештыруда кыенлыклар кичерәләр.

Болар еш кына мөселман шәһәр төзелеше традицияләренә туры килмәүче һәм хәтта гыйбадәт кылуда кыенлыклар тудыручы корылмалар барлыкка килүгә сәбәп булып тора.

Аеруча безнең республикадан читтә эшләүче архитекторлар һәм төзүчеләр, Ислам нигезләре турында кирәкле мәгълүматларга ия булмыйча, мәчетләрне проектлаштыруда һәм төзүдә билгеле бер кыенлыклар кичерәләр.

Кол Шәриф мәчетен төзүен төгәлләү гыйбадәт биналарын куллануның кызыклы тәҗрибәсен барлыкка китерде — мәчет бинасы үзе биналарны эксплуатацияләүне тәэмин итүче, эксплуатацион түләүләрне үз өстенә алучы дәүләт оешмасы балансында кала, ә гыйбадәт ягын дини оешма оештыра. Бу тәҗрибә республиканың башка шәһәрләрендә дә тансык булырга мөмкин. Шәһәрләр өчен мөһим мәдәни-архитектура үзәкләре булган зур гыйбадәт объектларын төзегәндә, аларның мәдәният идарәләре эксплуатацион чыгымнарны каплаган очракта, алар белән уртак эксплуатациясе бик мөмкин. Хәзер төзелеп бетеп килә торган Лениногорск Җәмигъ мәчете эшчәнлеген рәсмиләштерүнең шундый варианты карала.

Отчет чорында  бөтен уңайлыклары булган мәчет биналарын булдырган, ныгыган мәхәлләләр, максат итеп муллалар әзерләүне куймаган,  мәчет янындагы профессиональ булмаган дини курслар урнашкан    махсуслаштырылган мәдрәсә биналарын булдыра башладылар. Казанда мондый биналар «Гадел», «Иман нуры», «Рамазан» мәчетләре янында барлыкка килде,  «Ризван» мәчете янында да шундый бина төзелә башлады. Мәрҗани мәчете инкыйлабка кадәр булган «Мәрҗания» мәдрәсәсе бинасын яңадан торгызды, анда Казан Ислам колледжы урнашты. Мондый башлангыч уку йортлары биналарын төзү бик мөһим, чөнки нәтиҗәдә аларда Кукмара поселогы тәҗрибәсе буенча тулы штатлы башлангыч мәдрәсәләр оештырырга ярдәм итәр, аларда профессиональ нигездә махсус белемле укытучылар эшләгәнлектән, бу аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра.

Безнең гыйбадәт биналарының тышкы кыяфәте турында да уйланырга вакыт, аларның күбесе безнең шәһәребезнең бизәге булып торалар, шуңа күрә алар кичен дөрес һәм эстетик яктыртылырга тиеш, махсус сайланган яшел төстәге лампалар белән булса тагын да яхшырак.

Мәчеткә килгән кешеләр тиешле рухи рәхәтлек, тынычлык алсыннар өчен, мәчет ишегаллары чәчәк һәм җимеш бакчаларына әверелергә тиеш.

Казан шәһәренең «Мәдинә» мәчете янында отчет чорында чишмә суы скважинасы ачылу да игътибарга лаек, аны алырга монда мөэмин мөселманнар гына түгел, күп кенә тирә-якта яшәүчеләр дә килә.

Күп шәһәр мәчетләре тирәсендә мөэминнәргә тәкъдим ителгән хезмәтләрне төрлеләндерүче, рухи характерда гына булмаган, шулай ук  мөселман яшәү рәвеше белән дә бәйле булган  күп функцияле мөселман үзәкләре пәйда була башлады. Мәсәлән, Мәрҗани мәчете тирәсендә хәзер зур «Әл-Мәрҗән» кибете, кафелар һәм сәүдә нокталары ачылды, сервейинг өчен мәйданнар тәкъдим ителә.  Иң мөһиме бу комплексның тотрыклы үсеш тенденциясе бар. Казан шәһәрендәге «Болгар» мәчетендә һәм Яр Чаллы шәһәре мәчетләрендә дә шундый ук процесслар бара. Мәсәлән,  «Тәүбә» мәчетендә кафе, тегү цехы ачылды һәм моңа мисаллар бик күп. Мондый хезмәт күрсәтү төрлелеге  шул исәптән безнең эшчәнлекнең финанс нигезен дә ныгыта, мәчетләрне керемле итә, аларга кергән акчаларны  социаль хезмәт һәм ярлыларга матди ярдәм күрсәтү кебек изге гамәлләргә тоту мөмкинлеген бирә. Сезнең игътибарны барлыкка килүче мөселман үзәкләре эшчәнлегенең тагын бер юнәлешенә җәлеп итәсе килә.

Республикада Исламның интеллектуаль формаларын үстерү өчен махсуслаштырылган китапханәләр булдыруга да игътибар итәргә кирәк. Соңгы елларда нәшер ителүче әдәбиятның күләме шактый артты, ул хәзергә шәхси китапханәләрдә генә таратылышны таба, Республикада мондый мөселман әдәбиятын максатчан рәвештә җыю үзәге юк диярлек. ТҖ мөселманнарының Диния Нәзарәте лицензия бирүче  органнар белән берлектә ТҖ мөселманнарының Диния Нәзарәте уку йортлары алдына яхшы китапханәләр булдыру бурычын куя. Хәзергә алар еш кына укучылар һәм мөгаллимнәр коллективыннан бигрәк мәдрәсәне тикшерүчеләр өчен булган формаль күргәзмәләрдән гыйбарәт. Бу китапханәләрне тиешенчә комплектлаганда, киләчәктә аларның халык өчен, тикшеренүчеләр, дөньяви уку йортлары студентлары һәм актив мәхәллә кешеләре йөрерлек булуы турындагы мәсьәләне дә күтәреп чыгарга мөмкин булыр иде. Бу китапханәләр һичшиксез үз составында электрон басмаларны җыючы бүлекләрне үстерергә дә тиеш. Мәд­рә­сәләрдән тыш зур шәһәр мәчетләре дә мондый китапханәләр булдырырга тиеш, бигрәк тә  Казанда мондый китапханә үзәгенең кирәклеге сизелә. Өстәвенә, мондый шәһәрләрдә җайга салынган бәйләнешләргә, технологик алымнарга һәм методик тәҗрибәгә ия булган, яхшы җиһазландырылган дөньяви китапханәләр бар. Аларның китапханә эше тәҗрибәсе мөселман китапханәләре тарафыннан турыдан-туры үзләштерелергә мөмкин.

Безнең мәчетләр өчен инвентарь — ярымайлар, минбәрләр, мәчет шамаилләре һәм башкаларны җитештерү өчен махсуслашкан промышленность базасы булдыру турындагы мөрәҗәгатьләребезне дәүләт  җавапсыз калдырды. Ә бит, күптән түгел үзенең 25 еллыгын билгеләп үткән Софрино шәһәрендә уңышлы гына эшләп килүче православие чиркәве предприятиесе булуы бу мәсьәләне хәл итү өчен хокукый нигез булуын дәлилли.

 II корылтайда без Казан мөхтәсибәтенең конфессиональ мөселман зираты төзү турындагы инициативасын хуплаган идек. Узган чорда бу идея гамәлгә ашты. Казан шәһәре читендә Самосыроводан ерак түгел мондый зират ачылды, монда җирләү инде гамәлгә ашырыла башлады. Киләчәктә монда мәетне күмү  белән бәйле булган төрле хезмәт күрсәтү комплексын булдыру өчен шартлар тудыру күз алдында тотыла.

Республиканың күп мөхтәсибәтләре узган чорда мөселман зиратларындагы тәртипкә игътибарны көчәйттеләр, зиратларны кыштан соң чистарту буенча өмәләр үткәрү гадәткә кереп бара. Мәсәлән, мондый өмәләр Әлмәт мәдрәсе шәкертләре һәм Тәтеш җәмигъ мәчете мәхәлләсе яшьләре тарафыннан үткәрелде.

 Дәүләт органнары алдында отчет бирү

Жәмгыятьтә хокук аңы үсү һәм илдә дәүләт тәртибе ныгу бездән бухгалтерия хисабын камилләштерүгә тагын да күбрәк игътибар бирүне таләп итә. Кызганычка каршы, әле берничә мәчеттә генә компьютерлар куелган, күп мәхәлләләрдә бухгалтерия хисабы кулдан алып барыла.

Һичшиксез мәчетләрне  компьютер техникасы белән тәэмин итүгә, шул исәптән компьютер бухгалтерия программаларын куллануга аеруча җитди игътибар  итәр вакыт җитте. Хәзер ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең, РИУның һәм республикабызның күп кенә иҗтимагый мөселман оешмаларының интернетта ярыйсы гына үз сайтлары булдырылды, алар аша ТҖ мөселманнарының Диния нәзарәте, кабул ителгән карарлар  турында оператив рәвештә информация алып торырга, хокук коллизияләре мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин.

Хәтта күп кенә мөхтәсибәт идарәләре белән дә ТҖ МДН район администрациясе аша бәйләнештә торырга мәҗбүр, әлбәттә моның  уңайлы булмавы аңлашыла. Киләчәк чорда, беренче чиратта, һичьюгы мөхтәсибәт идарәләрен компьютерлаштыру, электрон адреслар аша аралашуны оештыру, ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәк органнары тарафыннан кабул ителүче бар мөһим карарларны да шушы юл белән үк җибәрү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.

Шул рәвешчә, алдагы дүрт елга безнең барлык оешмаларыбызны интернетка тоташтыруны да үз эченә алган, республикабыздагы безнең мөселман системасын компьютерлаштыруны гамәлгә ашыру бурычын куярга кирәк. Әлбәттә, бу бурычның компьютер техникасы булдыруга, бөтен мөселман гыйбадәт биналарын телефонлаштыруга акча тоту белән генә түгел, ә шулай ук булган дин әһелләрен компьютер грамотасына өйрәтү белән  дә бәйле үз этаплары булачак. Шул ук вакытта бу чынга ашмас максат түгел, ул тулысынча гамәлгә ашырырлык һәм ул безгә күпкә ирешергә ярдәм итәр. ТҖ мөселманнарының Диния нәзарәте эчендәге документлар әйләнешен тәртипкә салыр һәм хәтта җирле дини оешмаларны республика үзәгенә якынайтыр, чөнки электрон адреслар һәм сайтлар буенча алар бөтен карарларны шунда ук кабул итеп алырлар. Мәчетләрнең иҗтимагый абруе яхшырыр, компьютер һәм интернет булу яшьләребезне җәлеп итәр, җирле имамнарның үзлектән белем алуы өчен мөмкинлекләрне арттырыр һ.б., һ.б.

Илдә барган авыл җирен телефонлаштыру процессы бу мәсьәләне хәл итәргә булышыр. Мәчетләрне компьютерлаштыруның максатчан программасы өчен иганәчеләрне җәлеп итү зарури.

Дини оешмаларның җирдән файдалану өлкәсендәге салымнарын җиңеләйтүдә дәүләт адымнар ясады. Дини оешмаларның 2006 елның 1 гыйнварыннан соң да даими  (срогы чикләнмәгән) куллану хокукы сакланып калды. РФ налоглар кодексының  4 пункты, 395 статьясы буенча салым льготасы — аларга кагылган дини һәм хәйрия характерындагы биналар, корылмалар һәм төзелешләр урнашкан, җир участоклары буенча җир өчен салымнардан азат итү — кабул ителде.

РФның Җир Кодексы гамәлгә кертәлгәннән бирле дини оешмаларга сроксыз (даими) файдалану хокукы белән җир участоклары бирү туктатылды, ә дини һәм хәйрия характерындагы биналар, төзелешләр һәм корылмалар урнашкан җир участокларына карата түләүсез сроклы файдалану хокукында җир бирү гамәлгә ашырыла (РФның ҖК, 4 п., 24 ст.).

Шушы нигездә, ягъни түләүсез, дини һәм хәйрия характерындагы биналар төзү өчен, әлеге биналарның төзелү срогына участоклар бүлеп бирелә (РФның ҖК, 3 п., 30 ст.).

Мәхәллә кешеләренә шуны аңлатып торырга кирәк: налог инспекциясе салымнарның бер өлешен физик шәхесләр тарафыннан садака ителгән очракта, әгәр алар боларны үзләренең салым декларацияләрендә күрсәтсәләр, аларны кайтара.

Күчемсез милек объектларына һәм җир участокларына хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре катлауланганлыктан, ТҖ мөселманнарының Диния нәзарәте янында юридик бүлек төзелде. Шундый ук юридик хезмәтләрне шәһәр мөхтәсибәтләре, аеруча казыят үзәкләре каршында һәм зур шәһәр мәчетләре һәм мәдрәсәләре каршында да төзергә кирәк.

Мәхәлләләрнең финанс эшчәнлеген тәртипкә салу эшендә ревизия комиссияләр төп рольне уйный. Узган чорда аларның эшенең эффективлыгын арттыру буенча эшләр эшләнде. 2005 елның ноябрендә ревизия комиссия рәисләренең республика киңәшмәсе булды, анда ТРның Хисаплау Палатасы вәкилләре дә катнашты. Бөтен дәрәҗәләрдәге ревкомиссияләрнең даими эшләве безнең эшчәнлекнең сафлыгына, безгә мөэминнәрнең  ышануына дәлил булып тора. Киләчәк чорда ревкомиссия әгъзалары өчен барлык тикшерү һәм ревизия эшләренең вазифалары һәм төрләре аңлатылган махсус белешмә китапны әзерләүне төгәлләргә кирәк. Финанс контроленең көчәюе, беренче чиратта, безгә, дин әһелләренә кирәк, чөнки безнең эшчәнлекнең ачыклыгы безгә күбрәк халыкның иярүенә китерер.

Мәхәлләләр  эшчәнлегенең оештыру нигезләре

Билгеле бер  мәчетнең уңышлы эшчәнлеге аның имам-хатыйбының белемле һәм матур сөйләүчән булуына гына түгел, ә мә­хәлләнең башка хезмәткәрләренә дә бәйле. Мәчеткә керүчеләр башта каравылчы, дежурный яки мөәзин белән очрашалар. Әгәр аларны начар каршы алсалар һәм тиешле игътибар күрсәтмәсәләр, аларның ихтыяҗларына карата игътибарсызлык күрсәтсәләр, бу кешене диннән этәрер, бөтен мөселман руханиларына карата тискәре мөнәсәбәт барлыкка китерер.

Мәчет хезмәткәрләренә һәрдаим алар өстендә булган зур җаваплылык турында, килүчеләрнең тышкы кыяфәтенә, булган кимчелекләренә, киемдәге һәм үз-үзләрен тотышларындагы җитешсезлекләргә карамастан, аларга карата яхшы мөнәсәбәттә һәм ачык йөзле булуның әһәмиятлелеге турында искә төшереп торырга кирәк.

Мәчетләрдә йолалар үткәрүгә билгеле бер бәяләр кую күпләрдә аңламаучанлык һәм канәгатьсезлек барлыкка китерә. Чыннан да, мондый мөнәсәбәт бик бәхәсле, чөнки әгәр кемнең дә булса җитәрлек акчасы юк икән, ул гыйбадәт кыла алмый булып чыга. Садака бирүләрнең иреклелеген сакларга, нинди дә булса тариф билгеләүдән тыелырга кирәк. Кызганычка каршы, кайбер шәһәр мәчетләрендә йоланы үткәрү өчен «садака» таләп итүгә, көчләп алуга шикаятьләр килә, әлбәттә моның белән имамнар түгел, ә бу йолаларны үтәүче ниндидер «бабайлар» шөгыльләнә. Шуңа күрә имам-хатыйблар тарафыннан әлеге йолаларны үтәүче кешеләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Кайбер районнарның әлеге кешеләр, шул исәптән абыстайлар өчен дә махсус курслар үткәрү тәҗрибәсе игътибарга лаек. Искә төшереп китәсе килә, йолалар мәзиннәр тарафыннан үткәрелергә тиеш.

Бу уңайдан, устав нигезендә үз вәкаләтләренә ия булган мәзиннәрне әзерләүгә игътибарны юнәлтү кирәк. Аларның профессиональ әзерлекләрен үстерү өстендә эшләргә, эзлекле рәвештә мәзиннәр өчен махсус семинарлар хосусан, мәчет милкен саклау, йолалар (мәет юу, дәфенләү һ.б.) үткәрү өчен сыйфатлы әсбаплар куллану хакында. Шулай ук, азан әйтүнең сыйфатына һәм моңлылыгына кагылышлы тәнкыйть сүзләре дә еш яңгырый әле.

Йола үткәрүнең хисап дәфтәрләрен алып баруга бөтен мәчетләрдә дә кирәкле игътибар бирелми. Бу дәфтәрләр даими рәвештә тутырылып барганда, мәчетләрнең елъязмасына, бәһале тарихи документка әвереләчәк, буыннар шәҗәрәсен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк бит. Шуңа күрә, мөхтәсибләргә туу, никах, вафат булу кенәгәләрен мәхәлләләрдә дөрес итеп тутырылуының контролен көчәйтергә кирәк. Бүген без музейларда имам Ш. Мәрҗани һ.б. кулы белән тутырылган мәчетләрнең метрик кенәгәләрен дулкынланып карыйбыз һәм өйрәнәбез. Бүгенге мәчет журналлары да, дөрес итеп тутырганда киләчәк буыннарга кызыклы булуында шик юк.

Дин әһеле һәм аның гаиләсе мохтаҗлыкта яшәргә тиеш түгел. Мәхәллә халкы өстендә имамнарның минималь яшәү ихтыяҗларын тәэмин итү бурычы ята. Бу бурыч үтәлмәгән очракта, киләчәктә дә имамнарның күпчелеген вазыйфаларын профессиональ рәвештә үти алмаучы һәвәскәрләр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта үзләренең мул тормышта яшәүләрен генә кайгырту имамнарның төп шөгыле булмаска тиеш. Үз җитешлегеңне мәхәллә халкының яшәү дәрәҗәсе белән тәңгәлләштерү тиешле. Аларның күпчелеге бит фәкыйрьлек һәм мескенлек чигендә яши, әмма шуңа карамастан мәчеткә садака бирергә мөмкинлек таба. Димәк, мәчет безнең өчен табыш алу һәм карьера ясау урыны түгел, ә рухи хезмәт, пакьлану һәм камилләшү урыны.

Кайбер имамнар халкыбызда кабул ителгән йолаларны, бидгатьләр белән көрәшәбез дип, үткәрүдән баш тарталар. Әмма шул ук кешеләр иномаркаларны «изгеләштерү», эшмәкәрләрнең офисларын, кибетләрен ачканда фатиха бирү йолаларында башлап йөриләр. Нәтиҗәдә халыкта муллаларның монафыйклыгы турында фикерләр туа. Һәм әлеге йолаларны ошбу имамнар урынына мәчеткә кагылышы булмаган бабайлар һәм абыстайлар үткәрә, шулай итеп мәчетнең потенциаль финанс чыганаклары альтернатив «руханиларны» баета.

Әлегә кадәр мәхәлләләрнең төп кереше булып ике гаеткә — Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә — җыелган садака кала бирә. Бу нисбәттән, Мамадыш мөхтәсибәтенең тәҗрибәсе игътибарга лаек. Анда шәһәрләргә күчеп киткән якташларын ике гаеткә үз авылларына чакыруны гамәлгә керткәннәр. Туганнары, танышлары аша аларга алдан ук гаеттә катнашуга чакырулар җибәрелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, чакырылган кешеләрнең күпчелеге кайта һәм мәхәл­ләләрдә гаеттә җыелган садаканың күләме өч тапкыр арткан.

Хисап бирү периодына ТҖМДН хатын-кызларның дини эшчәнлеген тәртипләштерүгә алынды. Әлегә кадәр әлеге эшчәнлек автоном рәвештә уза һәм мәчет эшчәнлегенә бәйләнмәгән. Абыстайлар уздырган мәҗлесләрдә бит шактый күләмдә садака туплана һәм алар күп вакытта Татарстан мөселман өммәте мәнфәгатенә түгел, ә билгесез максатларда сарыф ителә. Кайбер районнарда барлыкка килгән баш абыстайларның вазыйфаларын рәсмиләштерүне бөтен мөхтәсибәтләрдә һәм мәхәлләләрдә дә җәелдерергә һәм рәсми дини эшчәнлеккә җәлеп итәргә кирәк. Моны Татарстан мөслимәләре берлеге һәм аның җирле берлекләре белән бергәләп тормышка ашыру бик мөмкин. Республикада абыстайларның квалификациясен күтәрү өчен махсус уку йортын ачу мөмкинлеген өйрәнү зарури. Ул Чаллыдагы Имамнарның квалификациясен күтәрү институты курслары мисалында эшли алыр иде. Моның өчен Яр Чаллыда «Йолдыз» мәдрәсәсенең бушаган бинасын куллану мөмкин булыр иде.

 

Эшмәкәрләр белән эшләү

Әлегә кагыйдә буларак, мөселман эшмәкәрләре мәчет тормышында яңа мәчет төзү белән генә чикләнәләр. Аларның мәхәл­ләләрнең көндәлек тормышында катнашулары бик сирәк кү­ренә. Аларның мөмкинлекләре һәм оештыру тәҗрибәләре мәхәл­ләләрнең җәмгыяви һәм хәйрия эшчәнлекләрен активлаштыру өчен куллану бик мөһим. Алар имам һәм абыстайларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булыр иде. Мәхәллә волонтерлары һәм активистлары арасында интеллигенция вәкилләренең аз булуы мәчетләр адресына тәнкыйть сүзләрен еш ишеттерә. Шуның өчен мөтәвәллиятләргә югары белемле мәшһүр кешеләрне керт зарур. Аларның дөньяви мәдәният һәм фәнне яхшы белүләре бүгенге мәхәллә халкына Ислам кыйммәтләрен җиткерүгә күңелләренә үтеп керергә ярдәм итәр иде.

Мәхәлләләрдә бертөрлелек, торгынлык һәм сүлпәнлеккә юл кую дөрес түгел. Даими рәвештә сайланма органнар әгъзаларын, җәмгыять шураларын яңартып тору зарури. Бу тормышыбызны активлаштырыр, эш ысулларын яңартыр һәм дәгъват чараларын төрләндерер.

Авыл мәхәлләләрендә мөтәвәллият әгъзаларының санын җирле муниципаль җитәкчеләрне, интеллигенция вәкилләрен җәлеп итү хисабына арттыру кирәк. Чөнки мәхәлләләр бит күп кенә социаль функцияләрне үз өстенә алалар — зиратларда тәртип ясыйлар, ятимнәрне һәм мескеннәрне кайгырталар, әхлакый тәрбия бирәләр, бәхәс­ләрне, низагларны хәл итәләр, караусыз калганнарны дәфен кылалар һ.б.

Республикада баручы җирле хакимиятне реформалау рамкаларында авыл хуҗалыгы җир участокларын мәчетне тоту өчен, аларның социаль хезмәтен һәм хәйрия эшчәнлеген тәэмин итү өчен алуны күздә тоту тиешле.

Күп кенә торак пунктларда яңа мәчетләр күптән инде ачылуы сәбәпле хәзер мәхәллә әһелләрен һәм спонсорларны мәчет янында мәдрәсә һәм имамнарга торак төзелешенә тырышлыкларын җәлеп итәргә кирәк. Мәчет янында имамнар өчен тораклар төзү имам вазыйфасын башкарырга мәдрәсә бетергән яшь имамнарны чакырырга мөмкинлек тудырачак. Әлеге имамнар күчеп китсә, бу торак приватизацияләнмичә мәчет карамагында калырга тиеш. Һәм ихтыяҗ туган саен мәчеткә яңа имамнар, мәдрәсәдән практикантлар чакырырга мөмкин булачак.

Мәхәлләләр каршында химаячеләр шурасы оештыру бик файдалы чара. Аның әгъзалары билгеле күләмдә взнос ясауларына карап сайлананырга тиешләр. Бу акча мәчетне төзекләндерүгә, хезмәткәрләренә түләүгә, укытуга, хәйрия эшләренә, зиратларны тәр­типкә китерү өчен тотылырга тиеш.

Попечительләр шурасы гомум мәхәллә җыелышында сайлана. Имамнар шурага вазыйфаларына карап керә. Шура әгъзаларының санын мәхәлләләр үзләре билгели. Аерым очракта ул бер кешедән дә торырга мөмкин.

Хисап чорында Россия дәүләт хакимияте органнары хаҗны оештыруга зур игътибар бирде. РФ хөкүмәте 2002 елда Хаҗ советы оештырды. Шул ук елның 4 ноябрендә ТҖМДН Казанда Хаҗга багышланган конференция уздырды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, хаҗ мәсьәләләре буенча вәкаләтлесе А. Билалов катнашты. Бу конференциядә билгеләнгән хаҗ оештыру процедураларының дөрес булуы нәтиҗәсендә соңгы елларда күп кенә оештыру мәсьәләләре хәл ителде. Биредә хаҗ буенча мөфти ярдәмчесе Аяз хәзрәт Мингалиевның һәм ТҖМДНның «Идел-Хаҗ» департаментының барлык хезмәткәрләренең дә өлеше зур.

Мөхтәсибәт идарәләренең эшчәнлегендә алдынгы тәҗрибә

Күпчелек имам-мөхтәсибләр үз вазифаларына җаваплы карыйлар, яңа эш алымнарын эзлиләр. Түбәндә башка районнарга да файдалы булыр дип, без кайберәүләренең эшен үрнәк итеп китерәбез.

Саба мөхтәсибәтендә чәчү алдыннан һәрбер хуҗалыкта имамнарның фатиха бирүе оштырылган, алар беренче уңышны кабул итүдә катнаша. Бу җирле җитештерүчеләр белән элемтәне ныгыта, Аллаһыга тәвәккәл итүгә тәэсирле дәгъват чарасы булып тора. Тагын да бу районда Шәмәрдан ит комбинаты белән тыгыз элемтә тотыла, анда хайваннарны шәригатьчә чалу һәм хәләл ит ризыклары җитештерү күзәтелә.

Актаныш мөхтәсибәте районның бөтен мәчетләренең коммуналь түләүләрен үз өстенә алган. Мондый үзәкләштерү газ һәм электр энергиясе предприятиеләре белән килешүләрне дөрес итеп төзүне җиңеләйтә, имамнарның райүзәккә һәм Казанга сәфәрләрен киметә, вакытларын сарыф итүдән саклый. Бу тәҗрибәне башка районнарда да өйрәнергә кирәк.

Яр Чаллы шәһәрендә тәрбия учреждениясенең яңа төре — өстәмә белем бирү үзәге «Чулман» оештырылган, ул элекке «Нуретдин» мәдрәсәсендә урнаша. Бу мәркәздә тәрбияләнүчеләр анда яшиләр һәм бер үк вакытта дәүләт урта мәктәбендә белем алалар. Мондый оешмалар балаларга чын мөселман тәрбиясе алырга мөмкинлек бирә.

Мамадыш шәһәрендә хакимият ике этажлы бинаны мәдрәсәгә биргән, шәһәрдә «Хәләл» кибете ачылган, юл чатындагы «Галиулла» мәчетендә кафе эшли. Район җиде даирәгә бүленгән, аларда җитәкләүче имам могавиннар билгеләнгән. Районда «Күркәм мәчет» бәйгесе уздырылган. Түбән Соң авылы мәчете — имамы Нәвәфил хәзрәт — беренче урынны алган. Югарыда әйтелгәнчә, «Мәңге яшә газиз туган җирем» программасы буенча хатлар таратылган.

Кайбычта дини китаплар һәм атрибутика сатучы кибет ачылган.

Болгарда мәчеткә 9ә15 метрлы янкорма өстәлгән. Анда тәһарәтханә һәм укыту бүлмәләре урнашкан. Моңа 2 млн. сум акча тотылган.

Зәйдә мәчет биналарына милек документлары, техник паспортлар тутырылган, җир участокларына кадастр номерлары бирелеп, тиешле шәһадәтнамәләр алынган.

Алабугада хакимият ярдәме белән корбан чалу өчен махсус урын ясалган.

Түбән Камада корбан чалу урыны койма белән аерылган, терлек чалуны чит кешеләр, балалар күрми, эшләр санитария-гигиена таләпләренә туры китерелеп башкарыла. Казанда да мондый махсус урын булдыру зарур.

Алабугада Җәмигъ мәчеттә Ачык ишекләр көне уздырылган, мәчеткә яшьләр, укучылар чакырылган һәм яшьләр оешмасы — «Һидаят» үзәге оештырылган. Алар рус телендә «Наставление» исемле газетаның беренче санын чыгарган.

Сарманда ел саен Рамазан ае алдыннан район имамнары өчен сәламәтләндерү үзәгендә курслар үткәрелә, алар анда укып кына калмыйча, дәвалана да алалар.

Түбән Камада җәмигъ мәчетендә һәм өченче мәхәлләдә рамазан ифтарлары ай буе үткәрелеп, анда көн саен 50–60 кеше авыз ачкан. Фитыр садакасы аерым исемлек төзелеп җыелган, былтыр Түбән Камада 108768 сум фитра садакасы җыелган. Бу акча шәригатькә муафикъ рәвештә балалар йортларына, сукырлар җәмгыятенә һ.б. таратылган.

Кукмарадагы Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Хөсәенов Нафик Факил улы мөхтәсибәткә, Кукмара мәдрәсәсенә һәм «Мөхәм­мәдия» мәдрәсәсенә акчалата ярдәм итә. Бик лаеклы үрнәк.

Әлмәттә узган елда 45 т бәрәңге гошер итеп җыелып мәдрәсәгә тапшырылган. Корбан бәйрәмендә 800 кг корбан ите Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсәгә тапшырылган.

Әгерҗедә хакимият имамнарга 24 чапан тектереп биргән.

Азнакайда 5000 сумлык мөселман китаплары сатып алынып таратуга тотылган.

Норлатта 210 кеше өчен 5 автобуста Кол Шәриф мәчетенә экскурсия оештырылган. Бикүле авылының 100 еллык юбилее уздырылган.

Әлки районында Ургарар авылы мәчетенең һәм Карамалы авылы имамының 100 еллык юбилейлары үткәрелгән.

Чирмешән районында үткән ел белән чагыштырганда корбан чалу 414 тән 648 кә арткан, ягъни 40% күбрәк хайван корбан чалынган. Ифтар мәҗлесләре 352 дән 432 гә, ягъни 20% арткан. Мөх­тәсибәт гошер җыю эшен дәвам итә. 2005 елда 18 т бәрәңге һәм 6 ц суган мәдрәсәгә, 13,7 т бәрәңге картлар йортына тапшырылган.

2005 ел башыннан бирле Баулы һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләре бергәләп «Мусульмане» газетасын чыгаралар.

Ирешкән тәҗрибәләрне уртаклашу өчен киләчәктә имам-мөхтәсибләр катнашындагы семинарларны күбрәк уздырырга кирәк.

 

Йомгаклау

Узган дүрт елда, аеруча 2005 елда Аллаһы тәгаләдән Татарстан мөселманнарына күп рәхмәт-бәрәкәтләре иреште. ТҖМДН мөселманнарны гына түгел, ә бөтен Татарстан халкын кайгыртып дәүләт хакимияте, җәмәгать оешмалары, башка конфессия әһелләре белән тыгыз элемтәдә торды. Безнең алда күп кыенлыклар, проблемалар торуына карамастан, Аллаһы тәгаләнең рәхмәте, Аның ярдәме һәм бәрәкәте аларның барысын да уңай хәл итүгә бездә өмет тудыра.

 

[Домашняя] [Символ веры] ["Богоискательство"] ["Вечный двигатель"] [Матрица сердца] [Магрифат] [Мактубат] [Накшбандия]

 [Качества суфия] [Краткий словарь] [Книги почтой] [Мазхабы] [Ханафитский мазхаб] [Таклид] [Посещение могил] [Савап усопшим]